Хәвеф-хәтәр
2 Августа , 07:37

«Зилим» табигать паркында аю эзләрен күргәннәр

«Зилим» табигать паркында аю эзләрен күргәннәр: туристларны сак булырга сорыйлар  

«Зилим» табигать паркында  аю эзләрен күргәннәр«Зилим» табигать паркында  аю эзләрен күргәннәр
«Зилим» табигать паркында аю эзләрен күргәннәр

Гафури районындагы «Зилим» табигый паркы территориясендә көрән аю эзләре табылган. Парк хезмәткәрләре килүчеләрне игътибарлы булырга өнди һәм хәвефсезлек кагыйдәләре турында искәртә.

"Урманда берүзеңә куркыныч. Төркем булып йөрегез, сукмакта шаулагыз, кычкырып сөйләшегез, җырлагыз, ерткычлар сезне алдан ук ишетсен. Чүп һәм азык-төлек калдырмагыз-ис хайваннарны җәлеп итә. Әгәр эзне яки җәнлекнең үзен күрсәгез- акрын гына артка чигенегез, артыгыз белән борылмагыз һәм йөгермәгез", - дип кисәтәләр паркта.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас