+17 °С
Облачно


Бүген 09:30 сәгатьтә Уфа-Оренбург трассасының 36-нчы чакрымында, Старомусино авылына кадәр 5 чакрым барып җитмичә, 44 яшьлек «Даф» йөк машинасы йөртүчесе юл читеннән каршы якка хәрәкәт итүче велосипедчыга бәрелә.
19 яшьлек велосипедчы алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Шаһитлар сүзләренчә, ул кинәт юл кырыеннан йөк машинасы каршындагы машина юлына чыккан. Хәлләр ачыклана.