+15 °С
Облачно


Узган тәүлектә гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетының 112 нче система чакыруларын эшкәртү үзәгенә Белорет районында югалганнар турында берничә хәбәр килгән.
Бер очракта өч бала һәм ике хатын-кыз югалган-алар гөмбә җыярга урманга киткәннәр. Малиновая тавы итәгендә алты кеше югалган. Тагын икесе урманда адашкан.
Бәхеткә, барлык вакыйгалар да уңышлы тәмамланган — югалганнар мөстәкыйль рәвештә табылган һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган, дип ачыклык кертте коткаручылар.