

Приморье краеның Лесозаводск шәһәрендә әти-әнисенең ваемсызлыгы аркасында 11 яшьлек кыз баланың ашказанында бихисап җәрәхәтләр хасил булган.
Кыз бала су дип уйлап, ялгыш плитә чистарта торган сыекчаны эчкән. Әти-әнисе аны хастаханәгә алып барган, әмма нибары бер тапкыр гына. Арытаба алар баланы өйдә дәвалаганнар, табиб тулы тикшеренү үтәргә һәм ике атнадан соң янә хастаханәгә килергә кирәк дисә дә. Гаилә бер ай да 8 көн узуга гына янә клиникага мөрәҗәгать иткән, бу вакытта инде бала ашый һәм эчә алмаган. Ул 15 килога ябыккан. Медиклар сүзләренә караганда, аның ашказанында җәрәхәт үзгәрешләре формалашкан һәм үңәч стенозы барлыкка килгән. Әлегә кыз бала гастростомик трубка аша гына туклана ала.
Чыганак: lenta.ru