Уссурийскида ерткычлар аркасында аяксыз һәм бармаксыз калган билгеле җәнлекләрне яклаучы Вера Блиц аюларны коткаруга әйләнеп кайткан һәм кулын югалткан. Бу хакта Amur Mash Телеграм-каналы яза.
Басма мәгълүматы буенча, Блицның кулын “Дора” зоокомплексында Гималай аюы тешләп өзгән. Хатынны реанимациягә салганнар, ул ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган.
Amur Mash язуынча, хатын 30 ел дәвамында яссы табанлылар белән эшләгән. Тәүдә Блиц аюларны дрессировкалаган, соңыннан көрән һәм Гималай аюларын коткаруда ярдәм итә башлаган. 2015 елда ул Уссурийскидагы суга баткан зоопарктан аюларны коткаруда катнашкан. Аның эшчәнлеге ярдәмендә шәһәрдә яңа зоопарк ачканнар.
2019 елда Блиц Манюня кушаматлы аюны ашаткан. Ана аю хатын белән уйнаклый башлаган. Нәтиҗәдә Вера Блиц тезеннән түбән аяксыз калган. Җәнлекләрне яратучы Блиц ерткычны аклаган һәм бу хәлдә бары тик үзен гаепләгән.
Чыганак: lenta.ru