

Узган төндә ВСУ беспилотниклары Русия төбәкләренең нефть заводларына, логистика складларына, шул исәптән Волгоградтагы Wildberries складына һөҗүм итте.
Русия маркетплейсы хезмәткәрләре ВСУның Волгоградтагы складка һөҗүме вакытында чокырларда качып утырган. Бу хакта хезмәткәрләрне эвакуацияләүдә катнашкан компания менеджеры хәбәр иткән.
Үз исемен әйтмәгән маркетплейс хезмәткәре сүзләренә караганда, ул һәм компаниянең башка менеджеры тревога сигналы ишеткәч эвакуациягә керешкән. Әмма тиз арада бинадан чыгып йөгерер урынга, күпләр, эвакуацияне акрынайтып, шәхси әйберләре артыннан әйләнеп кайтырга тырышкан. Менеджерлар кеше гомереннән дә кадерлерәк нәрсә юк бит, дип аңлаткач кына хезмәткәрләр складны ташлап китәргә ризалашкан.
Нәтиҗәдә маркетплейс хезмәткәрләре склад тирәсендәге чокырларда качып утырган, ә соңыннан узгынчы машиналарны туктатып, хәвефсез нокталарга барган.
“Иң мөһиме – беркем дә һәлак булмады һәм каза күрмәде. Әйе, күп нәрсә янды инде һәм хезмәткәрләргә гомердән дә кадерлерәк нәрсә юк икәнлеген аңлату авыр булды”, – дип сөйләгән маркетплейс хезмәткәре.
Оборона министрлыгында хәбәр итүләренчә, 31 июльгә каршы төндә һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Русия төбәкләре өстендә 371 БПЛА бәреп төшергән. Һөҗүм астына Русиянең 11 төбәге эләккән, алар арасында – Волгоград һәм Ростов өлкәләре, Краснодар крае. Моннан тыш, ПВО системасы Кара һәм Азов диңгезләре акваториясе өстендә эшләгән.
Чыганак: lenta.ru