Хәвеф-хәтәр
30 Июля , 19:16

25 яшьлек кыз кеше баласын коткарам дип үзе батып үлгән

Уфада яшь кыз чит кешенең баласын коткарырга тырышып үзе һәлак булган  

25 яшьлек кыз кеше баласын коткарам дип үзе батып үлгән25 яшьлек кыз кеше баласын коткарам дип үзе батып үлгән
25 яшьлек кыз кеше баласын коткарам дип үзе батып үлгән

Шушы көннәрдә Уфаның Инорс микрорайонындагы Теплое күлендә фаҗига була: кыз чит кешенең баласын судан коткарырга ташлана һәм үзе дә су астына китә.

Аның гәүдәсен әлегә таба алмыйлар. Һәлак булучыга яз көне 25 яшь тулган. Ул талантлы рәссам һәм католик чиркәвенең актив прихожанкасы булган.

10 яшьлек кыз бата башлагач беренче булып аны яр буенда утырган 25 яшьлек кыз күреп ала. Кыз,  үзенең рюкзагын һәм әйберләрен калдырып, аны коткарырга ташлана. Ләкин су аның үзен аска тарта башлый.

Бу вакытта пляжда ял иткән ир-атларның берсе (фаразланганча, бу баланың әтисе булган) кызны тартып чыгарырга өлгергән, ләкин, кызганычка каршы, ярдәмгә ташланган кызны чыгара алмаган. Водолазлар кызны берничә көн эзлиләр, ләкин көчле агым аркасында аны әлегә таба алмаганнар.

25 яшьлек кыз кеше баласын коткарам дип үзе батып үлгән
25 яшьлек кыз кеше баласын коткарам дип үзе батып үлгән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас