

Кичә Уфа – Чишмә трассасында кичке унберләр тирәсендә Toyota Land Cruiser 200 руле артындагы 43 яшьлек машина йөртүче каршы юл полосасына чыккан да юл читендә торган New Holland ашлык җыю комбайнына барып менгән.
Авария нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.
Дәүләт автоинспекторлары тикшерү оештырган. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
Әйткәндәй, социаль челтәрләрдә шаһитлар авыл хуҗалыгы техникасын көндез үк күрүләре турында язалар. Машина йөртүчеләр сүзләренчә, комбайн янында бернинди кисәтүче юл билгеләре булмаган.
Чыганак: bashinform.ru