

«Подмосковье сегодня» басмасы хәбәр иткәнчә, автомобиль йөртүчесе ихатадан чыккан, ләкин аның янына биш яшьлек баланың килүен күрмәгән. Ул автоматик капканы ябу өчен төймәгә баскан. Механизм малайның башын кыскан. Фаҗига шаһитлары шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Баланы авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр.
Табиблар зыян күрүчедә ачык баш сөяге-ми җәрәхәте һәм баш сөяге нигезе сынуын диагностикалаган. Табиблар сабыйның гомере өчен ахыргача көрәшкән, ләкин аны коткарып кала алмаганнар. Булган хәлнең шартлары ачыклана, тикшерү бара.