Хәвеф-хәтәр
27 июль , 06:53

Узган ял көннәрендә Башкортстанда 11 кеше батып үлгән

Кызганыч статистиканы төбәк гадәттән тыш хәлләр министрлыгында яңгыраттылар.

Узган ял көннәрендә Башкортстанда 11 кеше батып үлгәнУзган ял көннәрендә Башкортстанда 11 кеше батып үлгән
Узган ял көннәрендә Башкортстанда 11 кеше батып үлгән

Һәлак булучылар арасында бала бар. Бәхетсезлек очраклары Әлшәй, Стәрлебаш, Учалы, Чишмә, Кырмыскалы, Благовещен, Уфа районнарында һәм Нефтекама шәһәрендә булган.

Уфаның гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, судан 31 кешене чыгарганнар.

Гадәттән тыш хәлнең күпчелеге «Кояшлы» пляжы районында Агыйдел елгасында булган.

Коткаручылар исерек килеш суга кермәскә, балаларны бер генә секундка да караусыз калдырмаска һәм ял итү өчен рәсми, җиһазландырылган пляжларны гына сайларга чакыра.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас