Хәвеф-хәтәр
27 июль , 05:12

Өч бала шәхси йортта газ белән агуланып үлгән

Фаҗига 25 июльдә Махачкалада шәхси йортта булган, дип яза "Газета.ru".

Өч бала шәхси йортта газ белән агуланып үлгәнӨч бала шәхси йортта газ белән агуланып үлгән
Өч бала шәхси йортта газ белән агуланып үлгән

Өч кечкенә бала өлкәннәр каравыннан мәхрүм калган һәм ирекле кулланылышта булган газ кранын ачкан. Газ тиз арада өйгә тарала һәм өч бала да агуланып үлә.

Аларның үлеме факты буенча йорт хуҗасына карата саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү буенча җинаять эше кузгатканнар.

Балаларның яше һәм аларның ни өчен ялгыз калулары турында нечкәлекләр әлегә юк.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас