Хәвеф-хәтәр
25 Июля , 19:30

5 яшьлек кыз әтисе күз алдында су астына киткән: ул аны коткара алмаган

5 яшьлек кыз әтисе күз алдында су астына киткән: ул аны коткара алмаган

5 яшьлек кыз әтисе күз алдында су астына киткән: ул аны коткара алмаган5 яшьлек кыз әтисе күз алдында су астына киткән: ул аны коткара алмаган
5 яшьлек кыз әтисе күз алдында су астына киткән: ул аны коткара алмаган

Татарстанның Минзәлә районында биш яшьлек кызның гомере өзелгән.

Бала Татар Мөшегесе авылы янындагы буада әти-әнисе белән ял иткән вакытта батып үлгән.

Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, кызчык кабартылган түгәрәк белән суда йөзгән. Әмма  түгәрәк капланган һәм бала су астына киткән. Әтисе шунда ук кызын эзләп су астына чумган, ләкин аны коткарып кала алмаган.

Соңрак коткаручылар сабыйның гәүдәсен ярдан 15 метр ераклыкта, ике метр тирәнлектән тапкан. Фаҗига турында хәбәр 16:05 сәгатьтә килгән. Баланың гәүдәсен судан 17:00 сәгатьтә чыгарганнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында бу урынның коену өчен җиһазландырылмаган булуын искәртә. Ведомство мәгълүматлары буенча, фаҗиганең төп сәбәбе — суда иминлек кагыйдәләрен бозу. Әлеге вакыйга буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү башлады. Шулай ук Русия Тикшерү комитеты саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Игътибарны читкә юнәлтү гомерлек йөрәк ярасына китерергә мөмкин.

5 яшьлек кыз әтисе күз алдында су астына киткән: ул аны коткара алмаган
5 яшьлек кыз әтисе күз алдында су астына киткән: ул аны коткара алмаган
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас