Хәвеф-хәтәр
23 Июля , 20:08

Туймазыда БПЛА һөҗүменнән һава сыйфатын тикшергәннәр

Кичә республикада янә пилотсыз хәвеф игълан ителде...

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Аналитик лаборатория белгечләре Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы инспекторлары белән берлектә Туймазы районында атмосфера һавасына мониторинг үткәргәннәр. Үлчәүләр өчен күчмә экология лабораториясе кулланылган.

 Тикшерү барышында белгечләр Собханкул авылы тирәсендә төрле пычраткыч матдәләр булуга һава үрнәкләрен сайлап алганнар.

Атмосфера һавасыннан пробалар алу нәтиҗәләре һәм шәһәрнең  автоматлаштырылган контроль станцияләреннән алынган мәгълүматлар буенча рөхсәт ителгән концентрацияләрнең артуы теркәлмәгән.

Исегезгә төшерәбез, бүген республикада беспилотникларның Туймазы районындагы сәнәгать объектына һөҗүмен кире кактылар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас