

19 июльдә Пермь краенда Сарс елгасында дамба җимерелү аркасында су басу теркәлде. Йөзләгән участокларны һәм йортларны су басты, әлеге вакытта хәлләр акрынлап яхшыра – су дәрәҗәсе төшә, юл һәм торгызу эшләре алып барыла.
Аскын районында су баскан авылларга территорияләрне чистарту өчен волонтерлар бригадалары килде.
Башкортстанда яшь волонтерлар су басу нәтиҗәләрен бетерү өчен Аскын районына юлланды. Волонтерларның җыелма төркемнәре инде эшкә кереште, дип хәбәр иттеләр төбәкнең яшьләр сәясәте министрлыгында.
Волонтерлар берләшмәсенең инициаторы – Башкортстанның "Яшь гвардиясе". Моңа кадәр оешма активистлары су басу зонасына килеп, йорт яны территорияләрен чистартуда катнашканнар иде инде. Алда торган эшнең масштабын бәяләп, Яшь гвардиячеләр үз базаларына төбәкнең волонтерлык хәрәкәтләре, вәкилләрен җыеп, уртак көчләр белән районга берләштерелгән составта ярдәм итәргә карар кылдылар.
Бүген ирекмәннәрнең берләшкән бригадалары торгызу эшләренә чыгып кына калмыйча, Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабы җыеп җибәргән гуманитар йөкне дә китерделәр. Муниципалитет халкына азык-төлек, кием-салым, көнкүреш химиясе әйберләре һәм хуҗалык инвентарьлары китергәннәр.
Волонтерлар отрядларның уртак эше урыннарда территорияләрне җыештыру тәмамланганчы дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Яшьләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru