+27 °С
Ясно


Коточкыч авария бүген төнлә Яшел Үзәннең Волжская урамында булган, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.
Беренчел мәгълүматлар буенча, "Chevrolet" җиңел машинасы агачка бәрелгән, ә соңыннан янып киткән.
Машинада 16-18 яшьлек җиде яшүсмер булган. Аларның алтысы һәлак булган-фотода күренгәнчә, алар машинадан чыга алмаганнар һәм тереләй янып беткәннәр. Һәлакәттә бер генә кеше исән кала - аны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерәләр.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Прокурор тикшерүе оештырылган. Ходай сакласын!