

Эссе җомга көненең икенче яртысында республикада суда берьюлы берничә һәлакәт булган.
Дүртөйле районында Агыйдел буенда 17 яшьлек егет батып үлә. Аның әнисе бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр иткән. Егетне водолазлар эзли.
Учалы районында шаһитлар күлдән 46 яшьлек ир-атның гәүдәсен чыгарганнар. Килгән табиблар үлемне теркәгәннәр.
Чишмә районында коткаручылар Бочкарев күленнән 40 яшьлек балыкчыны чыгарганнар. Шаһит сүзләренчә, ир-ат көймәдә балык тоткан. Ул җепкә эләккән кармакны сүтәр өчен чумган һәм кире чыкмаган. Су коену урыны җиһазландырылмаган булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә: җиһазландырылган пляжларда гына су коеныгыз, таныш булмаган урыннарда чуммагыз, балаларны караучысыз калдырмагыз һәм исерек хәлдә суга кермәгез.