Хәвеф-хәтәр
23 Июля , 11:56

Вьетнамда ял иткәннән соң русияледән сигез личинка алганнар

Вьетнамда ял иткәннән соң русияледән сигез личинка алганнар Паразитлар кыяфәтендәге сюрпризны ул өенә аягында алып кайткан.  

Вьетнамда ял иткәннән соң русияледән сигез личинка алганнарВьетнамда ял иткәннән соң русияледән сигез личинка алганнар
Вьетнамда ял иткәннән соң русияледән сигез личинка алганнар

SHOT билгеле булганча, 26 яшьлек Кристина Азиянең берничә илендә кышлаган, әмма бәла аны Вьетнамның Фукуок утравында көткән.

Рейс алдыннан соңгы көннәрдә турист Байсау пляжында актив рәвештә кояшта кызынган, шунда ул паразитлар эләктергән. Мәскәүгә кыз төнлә кайткан һәм шундук хастаханәгә киткән. Табиблар аңа Кристинаның аягында ком борчаклары барлыкка килгәнен һәм личинкаларын үкчәсенә һәм тезенә салганнарын хәбәр иткәннәр.

Хирург яраларын ачкан һәм сигез личинка чыгарган. Кыз сүзләренчә, процедура вакытында ул көчле авырту кичергән.

Операциядән соң аны күп санлы перевязкалар көтә, авырту басыла бер айдан гына басылачак.

Вьетнамда ял иткәннән соң русияледән сигез личинка алганнар
Вьетнамда ял иткәннән соң русияледән сигез личинка алганнар
Вьетнамда ял иткәннән соң русияледән сигез личинка алганнар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас