Хәвеф-хәтәр
23 Июля , 11:28

Давылда агачлар туристлар лагерына ауган: бер кеше һәлак

Свердловск өлкәсендә давыл вакытында агачлар туристлар лагерына ауган. Бер кеше һәлак булган һәм тагын берсе зыян күргән.

Давылда агачлар туристлар лагерына ауган: бер кеше һәлакДавылда агачлар туристлар лагерына ауган: бер кеше һәлак
Давылда агачлар туристлар лагерына ауган: бер кеше һәлак

SHOT мәгълүматлары буенча, туристлар Чусовая елгасы янындагы урманда лагерь корганнар. Бу тирәдә көчле давыл узган.

Палаткалардагы кешеләргә агачлар ауган, лагерьның бер өлеше тулысынча җимерелгән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә хатын-кыз һәлак булган һәм тагын берсе зыян күргән. Калган туристларны инде эвакуацияләгәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында безгә туристлар төркеме теркәлмәгән дип белдерделәр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас