

Түбән Новгородта 17нче холык төзәтү колониясе хезмәткәрләре учреждение территориясендә кулдан ясалган муенчаклы мәчегә тап булган, муенчакның эчендә тыелган яшел төстәге матдәләр һәм ак порошок булган. Фаразланганча, мәче сиздермичә генә төзәтү учреждениесенә үтеп керергә һәм хөкем ителгәннәргә законсыз “посылка” китерергә тиеш булган.
“Посылка”ны тикшерү өчен Фокси кушаматлы хезмәт эте белән кинологны җәлеп иткәннәр — экспертиза наркотиклар булуын раслаган. Муенчакны алганнар, тикшереп чыкканнан соң койрыклыны иреккә җибәргәннәр.
Чыганак: pravda-nn.ru.