Хәвеф-хәтәр
22 Июля , 09:13

Кешеләр эштә нидән үлә?

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Бер атна эчендә республиканың Хезмәт инспекциясенә хезмәткәрләрнең хәле начараю сәбәпле бәхетсезлек очраклары турында биш хәбәр килгән.

Ел башыннан алып Хезмәт инспекциясе тарафыннан тикшерелгән 60 үлем очрагының 36сында фаҗиганең сәбәбе производствода җәрәхәт алу түгел, ә хезмәткәрләрнең сәламәтлеге белән проблемалар булган. Ведомство мәгълүматы буенча, үткән атнада гына күзәтчелек органына эш урынында теркәлгән  дүрт “табигый үлем” һәм  бер хәл начарлану сәбәпле авыр бәхетсезлек очрагы турында хәбәр килгән. 47 яшьлек инженер-геолог, 61 яшьлек сакчы, 55 яшьлек слесарь-механик, 54 яшьлек инженер-техник үзәк инспекторы, 50 яшьлек стропальщик – аларның барысы да үзләрен начар хис иткән, ир-атларның берсен генә коткарып кала алганнар.

Дәүләт хезмәт инспекциясе Уфа Хезмәт медицинасы һәм кеше экологиясе фәнни-тикшеренү институты белән берлектә Башкортстан предприятиеләрендә гомум авыру нәтиҗәсендә үлемгә китергән бәхетсезлек очракларын анализлау буенча зур тикшеренү эше үткәргән.

“Ул 96% очракларда эш урыннарындагы кинәт үлемнәрнең сәбәбе кан әйләнеше системасы авырулары икәнлеген күрсәтте. Башлыча бу йөрәк ишемиясе авыруының кискен һәм хроник формалары”, – дип аңлатты Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Оксана Ванскова.

Тикшеренү нигезендә эш урынында гомум авырулардан үлү хәвефен киметү буенча программа эшләнелгән. Бу программа ведомство сайтында бастырылган. Ул тулы бер чаралар комплексын үз эченә ала.

Бу  – медицина тикшерүләренең сыйфатын яхшырту да (кардиологның мәҗбүри катнашлыгында һәм кирәкле тикшеренүләр үткәрү белән), предприятиеләрдә медицина аппаратурасы белән җиһазландырылган фельдшерлык сәламәтлек пунктларын торгызу да һәм башка азрак чыгымлы чаралар да. Тик әлегә, Оксана Ванскова билгеләп үтүенчә, эш бирүчеләрнең боларны тормышка ашырырга ашыкмавын әйтергә туры килә, күзәтчелек органына эш урынында үлемгә китерүче бәхетсезлек очраклары турында хәбәр итүләр саны моны исбатлый.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас