

Владивостокта 16 яшьлек үсмер 8 банка энергетик һәм 1 чынаяк кофедан соң хастаханәгә эләккән. Аның йөрәге күкрәк читлегеннән сикереп чыгардай ярсып типкән. Бар да үсмернең сөйгәне белән талашудан башланып киткән, энергетиклар эчеп, малай кәефен күтәрмәкче булган.
Бер көн эчендә укучы малай 8 банка тауринлы су, ахырда кофе да эчкән. Берничә сәгать үткәч, үсмернең йөрәге ярсып тибә башлаган, кан басымы күтәрелгән, күңеле болганган, аяк-кулларында калтырану тойгысы барлыкка килгән, паника һөҗүме һәм курку хисе пәйда булган. Бу халәт икенче көнгә үтмәгәч, малай хастаханәгә килгән.
Табиблар укучының наркотиклар кулланмавын ачыклаган һәм йөрәк ритмы бозылу, гипертония диагнозы куйганнар. Медиклар сүзләренә караганда, үсмер өчен кофеинның шундый микъдары – чамадан тыш югары, аның йөрәге моны күтәрә алмау ихтималы да булган. Әле инде малайның хәлен тотрыкландырганнар, арытаба аңа кардиологта исәптә торырга туры киләчәк.
Былтыр декабрьдә телеграм-каналлар көн саен ел буена энергетиклар эчеп, вейп тарткан 19 яшьлек егетнең 3нче төркем инвалидлыкка ия булуын язганнар иде.
Чыганак: Mash МАХ-каналы.