Хәвеф-хәтәр
21 Июля , 14:55

Өч яшүсмер утырган квадроцикл юл кырыена төшкән

Башкортстанда өч яшүсмер утырган квадроцикл юл кырыена төшкән  

Өч яшүсмер утырган квадроцикл юл кырыена төшкәнӨч яшүсмер утырган квадроцикл юл кырыена төшкән
Өч яшүсмер утырган квадроцикл юл кырыена төшкән

БР ГАИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә Стәрлетамакта Латыйпов урамында Hammer квадроциклы руле артындагы кыз идарәне югалткан һәм кирпечләр салынган поддонга бәрелеп, юл кырыена төшкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм аның ике балигъ булмаган пассажиры төрле җәрәхәтләр алган.

Билгеле булганча, квадроциклны аңа әнисе сатып алган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында бер генә балада да саклану чаралары булмаган. Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен анага карата административ материал төзелгән.

Транспортны махсус стоянкага урнаштырганнар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас