Хәвеф-хәтәр
21 Июля , 17:07

Басуларны эшкәрткәннән соң 20 млн чамасы бал корты һәлак булган

SHOT МАХ-каналы.SHOT МАХ-каналы.
Фото:SHOT МАХ-каналы. 

Уралда һәм Себердә кырларны химикатлар белән эшкәрткәннән соң,  тагын 20 миллионга якын бал корты һәлак булган. Умартачылар 12 тоннага кадәр бал югалткан дип фаразлана.

SHOT МАХ-каналына билгеле булуынча, умарта гаиләләренең күпләп үлүе Чиләбе өлкәсендә теркәлгән. Анда Аргаяш районында 5 миллионнан артык бал корты һәлак булган. Умартачылар бөҗәкләр авыл хуҗалыгы басуларын химикатлар белән эшкәртүгә эләккән, дип саный, бу хакта аграрийлар алдан  кисәтмәгәннәр. Умарталарны югалту аркасында төбәк 3 тоннага якын бал югалтырга мөмкин.

Бу җәйдә охшаш очраклар башка төбәкләрдә дә теркәлгән. Алтай краенда бал кортларының күпләп үлүеннән соң умартачылар инде кимендә 14 мөрәҗәгать тапшырган. Беренчел бәяләүләр буенча, анда 10 млн.га якын бал корты һәлак булырга мөмкин, ә бал югалтулары 6 тоннага җитәргә мөмкин. Бал кортларының һәлак булуы турында шулай ук берьюлы Башкортстанның алты районыннан һәм Төмән өлкәсеннән хәбәр иткәннәр, анда рапс кырларын эшкәрткәннән соң кайбер умартачыларның бал кортларының барлык гаиләләре һәлак булган.

Элегрәк  Красноярск краенда бал кортларының массакүләм һәлак булуы турында язып чыкканнар иде. Прокуратура тикшерү башлаган. Ветеринария күзәтчелеге хезмәте үлгән бал кортларын тартып алган, экспертиза билгеләнгән. 

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас