Хәвеф-хәтәр
20 Июля , 10:29

Төркиянең биш йолдызлы кунакханәсендә русиялеләр агуланган

Төркиянең биш йолдызлы кунакханәсендә русиялеләрнең массакүләм агулануы ачыкланган. Уннан артык турист зыян күргән, шул исәптән балалар да.  

Төркиянең биш йолдызлы кунакханәсендә русиялеләр агуланганТөркиянең биш йолдызлы кунакханәсендә русиялеләр агуланган
Төркиянең биш йолдызлы кунакханәсендә русиялеләр агуланган

SHOT макс каналына тикшерүгә ял итүчеләрнең берсе сөйләгәнчә, ул гаиләсе белән Аланьяда World Star Beach Resort & Spa да бер атна үткәргән.

Ял азагында аның ире һәм баласы коса башлаган. Төшкә таба бала нык хәлсезләнгән, аягына баса алмаган, температурасы күтәрелгән. Икесен дә дәваханәгә алып китәләр. Хатын-кыз сүзләренә караганда, табиблар бактериаль инфекция диагнозын куйган һәм антибиотиклар билгеләгән. Гаилә инфекцияне бассейнда булырга мөмкин дип шикләнә: ир белән бала анда күп вакыт үткәргәннәр, ә бала даими рәвештә чумып коенган. World Star Beach Resort кунакларын дәваханәгә инде тугызынчы тапкыр алып китәләр, дип хәбәр иткәннәр.

Охшаш симптомнар турында кунакханәнең башка кунаклары да сөйләгән. Кунаклар шулай ук тараканнар, пычрак савыт-саба, электр һәм сантехника проблемаларыннан зарлана. Туристларның берсе урнашканнан соң ук караватларда суалчаннар тапкан.

Отель 15 июньдә генә ачылган һәм үзен биш йолдызлы итеп күрсәтә. «Барысы да кертелгән» системасы буенча ике кешегә монда яшәү җиде төнгә 108 дән 266 мең сумга кадәр тора.

Төркиянең биш йолдызлы кунакханәсендә русиялеләр агуланган
Төркиянең биш йолдызлы кунакханәсендә русиялеләр агуланган
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас