+23 °С
Дождь


Башкириянең ГАИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бүген көндез «Киа Рио» руле артында 26 яшьлек машина йөртүче Мәләвез ягыннан Федоровка авылына таба хәрәкәт иткәндә идарәне югалтып кюветка төшкән.
Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат юл-транспорт һәлакәте урынында үлә, аның 1981 елгы пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.
Егетнең машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыруы билгеле.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.