Хәвеф-хәтәр
17 Июля , 06:08

Яшь ярымлык улын ай буе кыйнаган

Тикшерүчеләр Сочида яшәүче 38 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган, ул яшь ярымлык улын җәзалауда һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәүдә шикләнелә

Яшь ярымлык улын ай буе кыйнаганЯшь ярымлык улын ай буе кыйнаган
Яшь ярымлык улын ай буе кыйнаган

Җинаять эше Русия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча тикшерү бүлеге тарафыннан кузгатылган. Тикшерү версиясе буенча, 2026 елның июненнән июленә кадәр хатын-кыз балага карата физик көч кулланган: башына, гәүдәсенә һәм аякларына суккан, шулай ук муенына пычак китереп, аның гомеренә һәм сәламәтлегенә янаган.

Шикләнелүче тоткарланган. Русия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Александр Маслов эшнең барлык шартларын ачыкларга кушкан һәм тикшерүне контрольгә алган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас