

Ленинград өлкәсенең Приозерск районы Саперный бистәсендә өч яшьлек кызның гәүдәсе табылган. Билгеле булганча, сабый кичә балалар мәйданчыгыннан прогулка вакытында юкка чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ата-аналар кибеткә киткән һәм кызларын өлкән абыйсы карамагында калдырган. Сабый урманга китеп адашкандыр дип уйлаганнар.
РИА «Новости» хәбәр иткәнчә, кыз чукрак-телсез ата-аналарның күп балалы гаиләсендә тәрбияләнгән. Фаҗигагә кадәр гаилә Казаннан төньяк башкалага күченгән. Гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Ата-аналар да, балалар да чукрак-телсез, балалар махсус мәктәпләрдә укыйлар һәм махсус балалар бакчасына йөриләр. Гаилә Казаннан әтисенә килгән, ул Петербургта бизнес-такси йөртүче булып эшли, дип хәбәр итә агентлык. Кичә Гаилә Саперный бистәсенә азык-төлек алырга килгән. Балалар мәйданчыкта уйнаган, өлкәннәре кечеләрен күзәткән. Бер вакыт кыз югалган, абыйлары шунда ук аны эзли башлаган. Берникадәр вакыттан соң сабыйның гәүдәсе сазлыклы урында табылган.