Хәвеф-хәтәр
14 Июля , 05:59

Ике кыз сапбордта йөзеп киткән һәм югалган

Башкортстанда ике кыз сапбордта йөзеп киткән һәм югалган

Ике кыз сапбордта йөзеп киткән һәм югалганИке кыз сапбордта йөзеп киткән һәм югалган
Ике кыз сапбордта йөзеп киткән һәм югалган

Сапбордта йөрү фаҗигагә әйләнә язган.

Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ике балигъ булмаган дус кыз туганнары белән Салаваттан Нөгеш сусаклагычы ярында ял итәргә килгән. Кичә кич кызлар сапбордта йөзәргә киткән. Берникадәр вакыттан соң, яшүсмерләр ял базасына кайтмагач, аларның дулкынланган туганнары ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары тиз арада эзләүгә керешкән. Кызлар табыла һәм ярга эвакуацияләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кызларда коткару жилетлары булмаган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас