+27 °С
Ясно


Дүрт кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте Баймак районында Магнитогорск — Ира юлының 126нчы километрында булган.
Авариядә сигез яшьлек бала һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның ГАИ хезмәткәрләре.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 13 июльдә 23 сәгать тирәсендә 25 яшьлек «Лада Веста» йөртүчесе Сибай ягына барган һәм каршы килгән «Лада Ларгус»белән бәрелешүгә юл куйган.
«Ларгус» ның 8 һәм 34 яшьлек пассажирлары һәм ике водитель дә һәлак булган. Төрле җәрәхәтләр белән 5 яшьлек кыз хастаханәгә озатылган.