Хәвеф-хәтәр
13 июль , 05:07

Сүндерелмәгән тәмәке янгынга сәбәпче булган

Башкортстанда сүндерелмәгән тәмәке янгынга сәбәпче булган

Сүндерелмәгән тәмәке янгынга сәбәпче булганСүндерелмәгән тәмәке янгынга сәбәпче булган
Сүндерелмәгән тәмәке янгынга сәбәпче булган

Нефтекамада сүндерелмәгән тәмәке Комсомольский проспектындагы күпфатирлы йортта янгынга сәбәпче була. Ялкын ике бүлмәле фатирда 28 квадрат метр мәйданда йорт милкен чолгап ала.

Янгын сүндерүчеләр 11 кешене, шул исәптән 4 баланы коткарган. Алар  килгәнче янган бинадан тагын 10 кеше мөстәкыйль рәвештә чыгып киткән.

Янгынны  сүндергәннәр, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас