Хәвеф-хәтәр
13 июль , 04:39

Могҗиза: йөкле хатын җиденче каттан егылып төшеп исән калган

Владивостокта 28 яшьлек хатын-кыз йөклелекнең 30 нчы атнасында җиденче каттан егылып исән калган

Могҗиза: йөкле хатын җиденче каттан егылып төшеп исән калганМогҗиза: йөкле хатын җиденче каттан егылып төшеп исән калган
Могҗиза: йөкле хатын җиденче каттан егылып төшеп исән калган

Булган хәл турында ТАССка Приморье өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр һәм моны могҗиза дип атаганнар. Хатын-кыз сүзләренә караганда, төнлә ул йоклый алмаган. Ул тәрәзәне сөртергә ниятләп, таеп киткән һәм егылып төшкән. Кычкыруга күрше хатыны йөгереп чыгып, ашыгыч ярдәм чакырткан. Хәзер хатын-кыз табиблар күзәтүе астында, аның тормышына берни дә янамый, йөклелеген саклап кала алганнар.

 "Җиденче каттан егылу гадәттә авыр җәрәхәтләргә китерә яки фаҗигале тәмамлана. Имгәнүләр генә алу һәм шул ук вакытта йөклелекне саклап калу – гаҗәеп очрак», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә. Белгечләр сүзләренчә, мондый очраклар медицина практикасында бик сирәк очрый. Хәзер хатын-кыз табиблар күзәтүе астында, аның тормышына берни дә янамый.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас