Хәвеф-хәтәр
13 июль , 04:49

Җиңел моторлы самолет һәлакәткә очрап, 10 кеше һәлак булган

Багама утрауларында туристлар утырган җиңел моторлы самолет һәлакәткә очрап, 10 кеше һәлак булган. Бу хакта New York Post хәбәр итә.

Җиңел моторлы самолет һәлакәткә очрап, 10 кеше һәлак булганҖиңел моторлы самолет һәлакәткә очрап, 10 кеше һәлак булган
Җиңел моторлы самолет һәлакәткә очрап, 10 кеше һәлак булган

Фаҗига 10 июльдә булган. Flamingo Air компаниясенең Cessna 402C самолеты башкала Нассаудагы Линден Пиндлинг исемендәге халыкара аэропорттан очып киткәннән соң озак та үтми һәлакәткә юлыккан.

Самолетның ни сәбәпле һәлакәткә очравы әлегә ачыклана.

Һәлакәттән соң Багама утраулары хакимияте Flamingo Air авиакомпаниясенең барлык рейсларын вакытлыча туктаткан. Очышларның кайчан яңадан башланачагы әлегә хәбәр ителми.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=51583

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас