

Фаҗига урынында 60 һәм 64 яшьлек хатын-кызлар, шулай ук 86 яшьлек ир-ат гәүдәләрен тапканнар. Тикшерү мәгълүматлары буенча, гәүдәләрдә көч куллану характерын күрсәтүче җәрәхәтләр теркәлгән. Фаразланган җинаятьченең вакыйга урыныннан автомобильдә качып китүе алдан билгеләнгән. Булган факт буенча ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга һәм шикләнелүчене тоткарлауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрә.
Соңгы мәгүлүматлар буенча, элеккеге полицейский аерылышу вакытындагы каршылыклар аркасында элеккеге хатыны гаиләсен атып үтергән.