Хәвеф-хәтәр
10 июль , 05:02

Биш яшьлек кызын буып үтерүче хатын иреннән үч алган

Биш яшьлек кызын үтерүдә гаепләнүче Катерина Намени иреннән үч алырга теләвен таныган. Аны ун көн эзләделәр.  Бу хакта НТВ хәбәр итә.

Биш яшьлек кызын буып үтерүче хатын иреннән үч алганБиш яшьлек кызын буып үтерүче хатын иреннән үч алган
Биш яшьлек кызын буып үтерүче хатын иреннән үч алган

Ул буылган кызның гәүдәсен тимер юл янында ташлап киткән һәм автостоп белән Красноярскига, ә аннары Новосибирскига кадәр барып җитә. Аны сәүдә үзәгендә йөзләрне тану системасы ярдәмендә тоткарлаганнар. Биш яшьлек Лилияне полиция һәм волонтерлар 27 июньнән бирле  эзләде. Баланың гәүдәсен 5 июльдә юл буендагы куаклыкларда табалар.

Әнисе кызын кибеткә бару сылтавы белән алып китә, аннары рәхимсез рәвештә үтерә. Гаилә зур булмаган шәхси йортта яшәгән. Тоткарланучы сүзләренчә, ул иренә һәм аның туганнарына аның тырышлыгын бәяләмәүләре өчен үпкәләгән. Рәхмәтсезлеге өчен үч алуны ул кызы аркылы хәл итә. Суд хатын-кызны СИЗОга урнаштырган. Якын арада аңа психологик-психиатрик экспертиза, һәлак булган балага — суд-медицина экспертизасы уздырачаклар. Кыз белән хушлашу вакыты әлегә билгесез.

Фото: скриншот видео из пресс-службы ГСУ СК РФ по Красноярскому краю и Республике Хакасия

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас