Хәвеф-хәтәр
9 июль , 04:38

Шок: исерек хатын дүрт яшьлек сеңлесен суеп үтергән

Пенза өлкәсе буенча Тикшерү комитеты бала үтерүдә гаепләнүче 24 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерә.

Шок: исерек хатын дүрт яшьлек сеңлесен суеп үтергәнШок: исерек хатын дүрт яшьлек сеңлесен суеп үтергән
Шок: исерек хатын дүрт яшьлек сеңлесен суеп үтергән

Бу хакта мәгълүмат өлкә Тикшерү комитеты сайтында пәйда булды. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2026 елның 4 июленә каршы төндә Түбән Ломовск районының Кувак-Никольское авылында исерек хәлдә булган хатын-кыз дүрт яшьлек сеңлесенең күкрәгенә бер тапкыр пычак белән кадаган. Алынган җәрәхәтләрдән бала һәлакәт урынында үлгән.

Иртән кызның гәүдәсен әнисе таба. Гаепләнүче ул вакытка җинаять урыныннан киткән, әмма шул ук көнне полиция тарафыннан тоткарланган. Җинаять коралы тикшерү-оператив төркем тарафыннан йортны карау барышында алынган. Якын арада шикләнелүчегә карата суд психология-психиатрия экспертизасы билгеләнәчәк. Хәзерге вакытта криминалистлар булган хәлнең барлык шартларын ачыклау һәм дәлилләү базасын ныгыту өчен тикшерү гамәлләре комплексын үткәрә.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас