

SHOT мәгълүматлары буенча, һәлак булган баланы Шелехов районында яр буенда тапканнар, эзләүләр 7 көн дәвам иткән. Элегрәк малайга ярдәмгә ташланган ир-атларның берсенең гәүдәсен тапканнар дип, язган идек. Икенче ир-атны эзлиләр.
Мәрхүм малай судан курыкмаган, йөзә белгән. Сплавларда ул бер яшеннән алып катнашкан. Быелгы сплавка әнисе белән генә барган, әтисе бара алмаган. Малай узган атнада 49 кеше катнашлыгында узган сплав вакытында агып киткән. Төркем ял итәргә туктаган, 4 яшьлек малай һәм 8 яшьлек кыз шул арада суга кергән һәм аларны агым алып китә башлаган.
Аларга ярдәмгә ике ир-ат ташлана, кызны тартып чыгаралар, малайны өлгермиләр. Сплавны оештыручыны тоткарлыйлар.