Хәвеф-хәтәр
9 июль , 04:49

12 яшьлек бала бензин белән уйнаганда дуслары каршында тереләй янып үлгән

Дусларының күз алдында үлгән: укучы бензин белән уйнаган  вакытта тереләй янып үлә.

12 яшьлек бала бензин белән уйнаганда дуслары каршында тереләй янып үлгән12 яшьлек бала бензин белән уйнаганда дуслары каршында тереләй янып үлгән
12 яшьлек бала бензин белән уйнаганда дуслары каршында тереләй янып үлгән

Ростов-на-Донуның Первомайский районында 12 яшьлек малай һәлак була. Бу хакта «Известия» басмасына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте. Фаҗига 29 июньдә үк булган. Бер төркем яшүсмерләр тиз кабынучан сыеклык белән уйнаган: балалар бензинга коенган һәм ут төртергә булган. Нәтиҗәдә малайларның берсе янып киткән.

Баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр, әмма алынган җәрәхәтләр тормыш белән ярашмый. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары вакыйгада катнашучыларның гамәлләренә хокукый бәя бирү өчен булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас