Хәвеф-хәтәр
8 Июля , 10:53

48 кеше наркотиклардан агуланып үлгән

Башкортстанда 48 кеше наркотиклардан агуланып үлгән

48 кеше наркотиклардан агуланып үлгән48 кеше наркотиклардан агуланып үлгән
48 кеше наркотиклардан агуланып үлгән

Башкортстанның Роспотребнадзоры республика буенча токсикологик мониторинг мәгълүматларын бастырып чыгарды.

Гыйнвар-май айларында республикада химик этиологияле кискен агулануларның 1107 очрагы теркәлгән, шул исәптән 270е үлем белән тәмамланган.

Бу очраклар ешрак Белорет һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә, шулай ук Белорет, Стәрлетамак һәм Миякә районнарында булган.

Спиртлы продукция белән агулану ешрак Уфада (115 очрак), Белоретта (44), Октябрьскийда (29), Стәрлетамакта (26) теркәлгән, 78 кеше үлгән.

Әлеге чорда наркотиклар һәм галлюциногеннар белән агулануның 76 очрагы теркәлгән, 48 кеше агуланып үлгән. Наркотиклар белән ешрак Уфада, Стәрлетамакта һәм Салаватта агуланганнар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас