Хәвеф-хәтәр
7 июль , 04:56

Югалган биш турист табылган

Магадан өлкәсендә Әрмән елгасы буйлап йөзеп барган биш югалган туристны исән килеш тапканнар. 

Югалган биш турист табылганЮгалган биш турист табылган
Югалган биш турист табылган

Аларның көймәсе спутник телефоны белән бергә капланган, шуңа күрә алар бәла сигналын бирә алмаганнар.

SHOT билгеле булганча, сәяхәтчеләр төркемен һавадан маршрут тәмамланган урыннан якынча 30 чакрым ераклыкта тапканнар. Туристларны вертолет белән Магаданга китергәннәр инде, аларның сәламәтлегенә берни дә янамый. Коткаручылар сүзләренчә, кешеләрне аларның гадәттән тыш хәлләр министрлыгында үз маршрутын теркәүләре һәм аларны вакытында эзли башлаулары коткарган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас