Хәвеф-хәтәр
7 июль , 04:54

Суда тагын фаҗига...

Уфа елгасы ярында, Теплое күленең түбәнге ташландык каналыннан ерак түгел бер төркем кеше ял иткән.

Суда тагын фаҗига...Суда тагын фаҗига...
Суда тагын фаҗига...

Алар спиртлы эчемлекләр кулланган. 33 яшьлек ир-ат су коенырга була, тирәнлеккә йөзеп керә һәм су астына төшеп югала.

Аның гәүдәсен соңрак гражданнар яклавы идарәсе водолазлары 4 метр тирәнлектә таба. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында исерткеч эчемлекләр координацияне боза, куркыныч тойгысын киметә һәм гәүдәне контрольдән мәхрүм итә дип искә төшерәләр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас