Хәвеф-хәтәр
5 Июля , 11:52

Югалган биш яшьлек кыз үле килеш табылган

Красноярск өлкәсендә югалган биш яшьлек кыз үле килеш табылган.

Югалган биш яшьлек кыз үле килеш табылганЮгалган биш яшьлек кыз үле килеш табылган
Югалган биш яшьлек кыз үле килеш табылган

SHOT мәгълүматлары буенча, әнисенең аны үтерүгә катнашы булуы турындагы версия карала.

Баланың гәүдәсен гаиләсе яшәгән Ачинскидагы тимер юл янында тапканнар. 32 яшьлек Екатеринаны эзлиләр.

Соңгы тапкыр өйдән качкан ана белән кызны Красноярскида күргәннәр, ләкин шаһитлар раслаганча, хатын-кыз инде берүзе булган. Элегрәк дежур частька югалган хатынның ире мөрәҗәгать иткән дип язганнар иде.

Екатеринаның дуслары сүзләренчә, ул аларга һәрвакыт сәер тоелган, мәсәлән, подъездда ялгызы озак утыра алган. Ә элегрәк әти-әнисеннән качкан булган.

 Чыганак: SHOT Макс каналы

Югалган биш яшьлек кыз үле килеш табылган
Югалган биш яшьлек кыз үле килеш табылган
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас