Хәвеф-хәтәр
3 июль , 17:46

Йөзләгән волонтёр 17 яшьлек кызны эзли

Йөзләгән волонтер инде 10 көн Ессентукида елга агымы алып киткән 17 яшьлек кызны эзли  

Йөзләгән волонтёр 17 яшьлек кызны эзлиЙөзләгән волонтёр 17 яшьлек кызны эзли
Йөзләгән волонтёр 17 яшьлек кызны эзли

SHOT мәгълүматы буенча, чыгарылыш сыйныф укучысы танышлары белән Подкумок елгасы ярында 24 июньдә ял иткән. Су коенганда аны агым алып киткән.

Аның дуслары ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Югалган кызны волонтерлар эзли: алар бергәләп 19 км дан артык яр буе зонасын һәм елга үзәнен карап чыкканнар, өч шәһәр — Пятигорск, Георгиевск һәм Ессентуки территорияләреннән эзләгәннәр. Подкумок елгасы янында көчле агым, төбе - катлаулы рельефлы. Эзләүне көчәйтү өчен волонтерларга катерлар, водолаз җиһазлары һәм елга төбен сканерлау өчен эхолотлар кирәк.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас