Хәвеф-хәтәр
3 Июля , 17:48

Дүрт яшьлек малайны көчле агым алып киткән

Иркутск өлкәсендә дүрт яшьлек малайны сплав вакытында агым алып киткән.

Дүрт яшьлек малайны көчле агым алып киткәнДүрт яшьлек малайны көчле агым алып киткән
Дүрт яшьлек малайны көчле агым алып киткән

SHOT мәгълүматлары буенча, 49 кешедән торган төркем, алар арасында 23 бала, Шелехов районында Иркут елгасы буйлап йөзеп барган. Команда утрауның Комлы ярында тукталыш ясаган.

Ял иткәндә 4 яшьлек малайны агым алып китә. Хәзер баланы коткаручылар һәм волонтерлар эзли. Соңгы мәгълүматлар буенча баланы эзләгән ике ир-ат та югалган. Аларны да көчле агым алым китәргә мөмкин.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас