

SHOT тикшерүенә билгеле булганча, Алексеевская урамындагы 6/16 йортка килүчеләр косуга, эч китүгә, югары температурага һәм сусызлануга зарланган. Зыян күрүчеләрнең берсе, якыннары сүзләренчә, хәтта аңын югалткан. Авыручыларның күбесе симптомнарын йомырка, бекон һәм тавык казылыкларыннан ясалган ризык белән бәйли.
Башлангыч диагноз — сальмонеллёз. Роспотребнадзор санитар-эпидемиологик тикшерү башлаган, кафе эшчәнлеген туктатканнар. Mola Mola җитәкчелеге шул ук вакытта ябылуны ремонт эшләре белән бәйләгән һәм кунакларга челтәрнең башка ноктасына йөрергә тәкъдим иткән.
Оешмага элек тә зарланганнар.