Хәвеф-хәтәр
2 июль , 04:53

Балконнан килеп төшкән бензин канистрасына ут капкан

Бәлане үзебез тудырабыз шул...

Евгения Сюткина.  i-gazeta.comЕвгения Сюткина.  i-gazeta.com
Фото:Евгения Сюткина. / i-gazeta.com

Сишәмбе көнне БСТ каналындагы брифинг барышында социаль челтәрләрдә таралган видеоролик күрсәтелде. Видеоязма махсус билгеләнмәгән савытларга ягулык салу хәвефен ачык күрсәтә.

“Уфанет” домофоны төшереп алган кадрларда биеклектән (балконнан дип аңларга кирәк) машина янына килеп төшкән бензин канистрасына җиргә бәрелү белән ут кабуы күренә. Тиз үк йөгереп чыккан ир-ат утны шешәдән су коеп  сүндерергә тырышып караган, әлбәттә, уңышсыз. Шуннан соң күршеләр пледлар ярдәмендә ялкынны сүндерәләр.

Республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Тимур Герасимов әлеге хәлгә аңлатма биреп, бензинның тиз янучан сыеклык булуын ассызыклады. Ягулыкны фатирларда яки шәхси хуҗалыкларда саклаганчы, янгын хәвефсезлеге чаралары турында бик нык уйланырга кирәк, диде ул.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас