Хәвеф-хәтәр
2 июль , 09:40

20 ел буе кызларны урлаган һәм мәсхәрәләгән «дальнобойщик»ны тоткарлаганнар

Хабаровск өлкәсендә кызларны көчләүдә шикләнелүче бер “дальнобойщик” тоткарланып, СИЗОга озатылган.

20 ел буе кызларны урлаган һәм мәсхәрәләгән «дальнобойщик»ны тоткарлаганнар20 ел буе кызларны урлаган һәм мәсхәрәләгән «дальнобойщик»ны тоткарлаганнар
20 ел буе кызларны урлаган һәм мәсхәрәләгән «дальнобойщик»ны тоткарлаганнар

Бу хакта “РИА Новости” Тикшерү комитетының  край идарәсе хәбәренә таянып яза.

Хокук саклау органнары вәкилләре мәгълүматлары буенча, Гатка бистәсендә яшәүче ир-ат 2025 елдан бирле җинаять кылып килгән. Ул, кызларны урлап, корал белән янаган һәм көчләгән. Көчләүдән тыш, үтерү максатында һөҗүм итүдә шикләнелә. Ир-атның корбаннары арасында үсмерләр дә булган.

Җинаять эше яздан бирле карала. Тикшерүчеләр аның 6 җинаять кылу очрагын билгеләгән. “Дальнобойщик”ның корбаннары моның белән генә дә чикләнмәскә мөмкин, дип уйлыйлар.

Фото: Матбугат.ру
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=51484

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас