+22 °С
Яңгыр


Үтерүдә гаепләнү буенча суд каршына Уфада яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз басачак, дип хәбәр итә республика Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
10 апрельдә хатын-кыз исерек килеш ачуланышкан вакытта бергә яшәгән ир-атның күкрәгенә пычак белән кадаган, ә аннары йөзен җәрәхәтләгән.
42 яшьлек ир-ат алган яралардан үлгән. Гаепләү бәяләмәсе карау өчен судка җибәрелгән.
Фото:пресс-служба Следственного комитета РБ