Хәвеф-хәтәр
1 июль , 04:20

Иң кечесенә биш яшь: уку үзәге бинасы ишелү нәтиҗәсендә 14 бала һәлак булган

Иң кече балага биш яшь була: Пакистанның Лахор шәһәрендә уку үзәге бинасы ишелү нәтиҗәсендә 14 бала һәлак булан.

Иң кечесенә биш яшь: уку үзәге бинасы ишелү нәтиҗәсендә 14 бала һәлак булганИң кечесенә биш яшь: уку үзәге бинасы ишелү нәтиҗәсендә 14 бала һәлак булган
Иң кечесенә биш яшь: уку үзәге бинасы ишелү нәтиҗәсендә 14 бала һәлак булган

Шәхси уку үзәгенең түбәсе ишелү нәтиҗәсендә 14 бала һәлак булган. Бу хакта җирле Ary News телеканалы хәбәр итте. Һәлак булганнарның иң кечесенә — биш яшь, өлкәненә – 16. Фаҗига вакытында бинада 35 бала булган. Өемнәр астыннан коткаручылар 20 баланы һәм бер укытучыны чыгарган. Унике бала хастаханәгә озатылган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Фарук Әхмәд мәгълүматлары буенча, аларның хәле кискен дип бәяләнә. Полиция ике абыйлы — энеле-үзәк хуҗаларын кулга алган. Барлыгы ваемсызлык турындагы эш буенча биш кеше тоткарланган, тагын бер хуҗаны эзләү дәвам итә. Ишелүнең беренчел сәбәбе дип бер катлы бинаның түбәсендә төзелеш эшләре аталган - анда грунт һәм башка материаллар өстәгәннәр, бу конструкциягә йөкләнешне арттырган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас