Хәвеф-хәтәр
30 Июня , 09:44

Уфада янгыннан алты кешене коткарганнар

Уфаның күпкатлы йортындагы янгында алты кеше коткарылган

Уфада янгыннан алты кешене коткарганнарУфада янгыннан алты кешене коткарганнар
Уфада янгыннан алты кешене коткарганнар

Узган төнне Гали Ибраһимов урамында 18 нче каттагы ике бүлмәле фатирда янгын чыга. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре коткару җайланмалары ярдәмендә төтенле подъезддан алты кешене чыгарган. Тагын тугыз кеше, шул исәптән биш бала, мөстәкыйль эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыклый.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас