+14 °С
Облачно


Бу хакта ЯСИА агентлыгы хәбәр итә. Малайда көчле йөткерү башланган. Башлы энә трахеяга кереп баткан да сул баш бронхка күчкән. Баланы ашыгыч рәвештә Якутскига санитар рейста күчергәннәр. Операцияне врач-эндоскопист Мария Пак үткәргән. " Үткен чит предметлар аеруча куркыныч, чөнки алар сулыш юлларына зыян китерергә, бронхларның аскы өлешләренә күчәргә мөмкин һәм аларны алуы кыен", - дип билгеләгән табиб.
Хәзер малай тотрыклы хәлдә һәм хастаханәдә кирәкле дәвалау ала.